Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

“Йөрәктән – йөрәккә” Халыкара сукырлар көне уңаеннан әңгәмә

10 нчы ноябрь көнне күз күремен бозуны кисәтү максатыннан Зәй-Каратай китапханәсе укучылары «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары буенча 1984 елда оештырылган иде. Укучылар Луи Брайльнең рельефлы-нокталы шрифты булган «Наши жизнь» журналы белән таныштылар. Күзләре булмаган кешеләргә ничек яшәүләрен аңлау өчен, балалар сукыр кешеләр ничек укуын аңлап, куллары белән тоеп  карадылар. Әңгәмә ахырында сукырларга һәм начар күрүчеләргә игътибарлы булырга, шулай ук үз күзләреңә сакчыл карарга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.