Шугуровская сельская детская библиотека - филиал № 6

Китап - күңел көзгесе

Танылган шагыйрь Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1 августта үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан безнең китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.

 Р. Миңнуллинның туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр.

Бала җанлы, күркәм сабырлыкка ия кеше. Күңелле һәм кызыклы итеп яза.