Шугуровская сельская детская библиотека - филиал № 6

"Россия көне"

12 июнь - Россия көне - яшь бәйрәм булып саналса да, аның барлыкка килү тарихы календарьда кызыл белән билгеләнгән башка даталар кебек үк кызыклы. Әлеге көнне, икенче төрле, Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Россия - безнең уртак зур дәүләтебез. Татарстан Россиянең бер өлеше буларак, бу бәйрәм күпмедер дәрәҗәдә безгә дә кагыла.