"Тату гаилә - ил терәге"
Шөгер балалар китапханәсендә Халыкара гаилә көненә карата күргәзмә оештырылды. Китапханәче Загрутдинова С. В. 5 сыйныф укучылары өчен күзәтү – әңгәмә уздырды. “Гаилә ныклыгы нәрсәдә?” – дигән сорауга бергәләп җавап таптык. “Ул татулыкта”,- дигән фикергә килдек. Әңгәмәбезнең ахырында “Бер – береңә игътибарлы булсаң, үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәсәң, бер-береңә юл куя белсәң, сабыр булсаң, хезмәттән тәм табып яшәсәң, гаилә нык була”,- дигән нәтиҗәгә килдек.