Милли бәйрәм "Сабан туе - хезмәт туе"
13 июнь көнне Каенлык алдында халкыбызның милли бәйрәме сабантуен билгеләп үттек. Бәйрәм җыр - биюләр, милли һәм халык уеннары белән үрелеп барды. Сабантуеның кунагы җырчы РамильГалимзянов иде. Авылдашлар, кунаклар бәйрәмдә актив катнашып, күңелле ял иттеләр.