Урдалинская сельская библиотека - филиал № 33
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-33/
  • Телефон: юк
  • E-mail: leninurd33.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423285, Лениногорский р-н, с.Туктарово-Урдала, ул.Советская, 103. Режим работы: Понедельник - суббота с 13:00 до 19:00. Выходной: воскресенье.

"Бердэмлектэ-коч!"

3 ноябрь көнне авыл китапханәсе белән мәдәният йорты,  берлектә  Бердәмлек көненә багышлап ,“Бердәмлектә көч” дип аталган дуслык бәйрәме үткәрдек. Балаларны дуслык турында җыр каршы алды. Бәйрәмнең беренче өлеше китапханәдә үтте. Балалар белән зурлар арасында, дуслык, бердәмлек темасына әңгамә  үткәрелде. Дуслык турындагы мәкальләрне тагын бер кат искә төшереп алдык. Балалар дуслык турында үзләре әзерләп килгән шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәмнең икенче өлешендә клуб сәхнәсендә төрле уеннар уйнадык. Җепләрдән дуслык күпере төзедек. Балалар, шарларга язылган хәрефләрдән “Бердәм булыйк!” дигән өндәмәне җыйдылар. “Без бердәм!” дип язган кәгазьгә  истәлеккә кулларын төшереп, исемнәрен яздылар. Соңыннан бергәләшеп,гәпләшә-гәпләшә, торт белән чәй эчтеләр