Инвалидлар декадасы “ Игелеккә мәйдан киң!”
7 нче декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан “ Игелеккә мәйдан киң!” дигән исем астында бәйрәм уздырылды.Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. “ Игелеккә мәйдан киң” дип исемләнгән кичәгә тумыштан инвалид булган авылдашларыбызны чакырдык. Мондый очрашулар һәркемнең үз сәләтен, һөнәрен күрсәтүе белән дә ямьле. Җыр-биюләр, соклангыч кул эшләре аларның матур күңел дөньясы, тырышлыгы, дөньядан ямь табып яшәве хакында сөйли. Аларны котларга иң нәни дусларыбыз да кергән иде. (бәйрәмдә 25 кеше катнашты)