Сарабикуловская сельская библиотека - филиал № 24

Әниләр көне "Изгеләрдән изге әниләр"

24 ноябрь Әниләр көне уңаенан  очрашу уздырылды "Изгеләрдән изге әниләр".  Ноябрьнең  соңгы көннәрендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.  Бу бәйрәм – балаларыгызның сезгә хөрмәт күрсәтү һәм яратуларын белдерү көне генә түгел, әниләрнең һәр кеше һәм җәмгыять тормышында бик зур роль уйнавын тану да.   Әни – тормышын башыннан алып ахырынача безгә, балаларга багышлаган бердәнбер кеше ул. Безгә ничә яшь булуына карамастан, нәкъ менә  әниләр  уңышларыбызга иң нык сөенүче, яклаучы, күңелсезлекләргә көенүче, баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен чын күңелдән борчылучы да. Һәр әни үз баласының лаеклы тормышта яшәвен, акыллы, укымышлы, уңышлы, матур, кешеләрнең хөрмәтенә лаек булуын тели. (Бәйрәмдә, чәй табыны артында 48 кеше катнашты, )