Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

«Балаларга сугыш турында укыйбыз»

5 май көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясенә кушылды. "Сугыш турында китаплар укыйбыз» исемле китап күргәзмәсе, балаларны Бөек Ватан сугыш батырлары турында язылган китаплар белән таныштырды. Сугыш турындагы әсәрләрне уку балаларда Ватаныбыз өчен горурлык хисе һәм халкыбызның үткәнен белү тәрбияләргә ярдәм итә. Константин Симонов, Валентина Катаев, Лев Кассилнең хикәяләреннән өзекләр укылды. Шулай ук Муса Җәлилнең «Соңгы сугышка», «Кызыл ромашка», «Сержант», «юаныч» шигырьләрен искә төшердек. Сугыш, аның геройлары турында истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә һәм безнең бурыч балаларны китаплар аша хәрби - патриотик рухта тәрбияләү.