Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

«Нинди матур китап дөньясы "

11-17 март көннәрендә китапханәләрдә ел саен балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы үткәрелә. Бу онытылмаслык очрашулар, аралашу, шагыйрьләр һәм язучылар белән танышу атналыгы. Бу балалар һәм яшүсмерләр китабының ел саен дусларын җыя торган күркәм бәйрәме. 12 март көнне китапханәдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында 1-4 сыйныф укучылары һәм балалар өчен «Нинди матур китап дөньясы " дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелде. Китап-ул кешелек тарафыннан булдырылган могҗизаларның берсе. Китап күргәзмәсендә юбилярларның китаплары, китап укучыларның яраткан китаплары тәкъдим ителде. Бәйрәмдә катнашучылар кызыклы әсәрләр белән танышып кына калмадылар, алар инде яраткан китапларын искә төшерделәр.