«Матурлык һәм шатлык бәйрәме»
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Әни-Җир йөзендә иң якын, иң ягымлы кеше. Язның иң җылы һәм матур бәйрәме-8 Март! 7 март көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә «Матурлык һәм шатлык бәйрәме» дип исемләнгән әдәби сәгать һәм балалар рәсемнәре күргәзмәсе үткәрелде. Китапханәче Халыкара хатын-кызлар көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Чарада гүзәл затлар исеменә җылы, эчкерсез сүзләр яңгырады. Балалар һәм өлкәннәр әни турында шигырьләр һәм риваятьләрне зур кызыксыну белән тыңладылар.