«Безнең чыганакларыбыз. Фольклорны укыйбыз»
21 февраль көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсе Ульяновски балалар укуына ярдәм фонды тарафыннан оештырылган «Безнең чыганакларыбыз. Фольклорны укыйбыз» дип исемләнгән акциясенә кушылды. Әлеге чарага «Тел-халыкның җанлы күңеле! " дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты, бу чарада Туган телдә шигырьләр, җырлар, әкиятләр укылды.