Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

“ Чыршы, безгә әкият сөйлә "

"Яңа ел бәйрәме "  балаларның яраткан бәйрәме! Балалар ел буе әлеге бәйрәмне чын могҗиза кебек көтәләр. Чөнки нәкъ менә бу бәйрәмдә алар әкият геройлары белән очрашалар һәм  Кыш Бабай,  Кар Кызы белән таныша алалар. Яңа ел-тылсымлы һәм әкияти бәйрәм.  26 декабрь көнне барлык китап укучыларыбызны  китапханәгә “Яңа ел бәйрәменә чакырдык. Китапханәдә укучыларыбызны иң кызыклы яңа ел китаплары, әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләр көтә иде!  Китапханәдә  “ Чыршы, безгә әкият сөйлә " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар  кышкы һәм Яңа ел әкиятләрен, шулай ук аларның геройларын искә төшерделәр. Бу очрашу соңгысы булмас дип өметләнәбез, чөнки Яңа елга кадәр тагын бик күп гаҗәеп могҗизалар булачак.