Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

«Тормыш сулышы»

22 декабрь көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә кыргыз һәм рус язучысы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышланган әңгәмә үткәрелде. 12 декабрьдә Чыңгыз Айтматовка 90 яшь тулган булыр иде. Чарада катнашучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Шулай ук китапханәдә Ч. Айтматов юбилеена багышланган «Тормыш сулышы» дигән китап күргәзмәсе оештырдык. Күргәзмәдә авторның әсәрләре тәкъдим ителде . Чара ахырында катнашучылар авторның яраткан әсәрләре турында сөйләделәр.