"Халыклар бердәмлеге көне"
Китапханәдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык, шулай ук Россия геройларының исемнәрен искә төшердек. Кешеләрне һәм халыкларны дуслык берләштерә, нәкъ менә шуңа күрә безнең илдә шундый мөһим бәйрәм - Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.