«Китап – иң яхшы дус»
1 – 4 сыйныф укучылары белән «Китап – иң яхшы дус» исемле әдәби сәгать уздырдык. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар, зур кызыксыну белән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Татарстан балалар язучылары әсәрләре буенча китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук татар халык әкиятләре, Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Яруллин, Ф. Кәрим, Ф. Мәрдәнов, Л. Фәтхетдинова, И. Нәбиуллина, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин һәм башка яраткан язучыларның әсәрләре белән таныштырдык. Китапханәдә балалар яраткан китаплар дөньясына чумдылар.