"Музейландия иленә сәяхэт"
14 сентябрь көнне 1-4 сыйныф укучылары өчен «Бердәм Мәдәният дәресе»үткәрелде. Бу көнне укучылар үзләренең «Укучының мәдәни көндәлеге»н алдылар. Көндәлек Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләүче матур альбом тәшкил итә. Укучылар белән Казан шәһәре, Свияжск, Болгариянең истәлекле урыннары , Татарстан шәһәрләре, Казан шәһәре музейлары турында Яңа Чыршылы авылы китапханәсендә әңгәмә уздырылды.