“Безнең Лев Толстой»
9 нчы сентябрь - рус әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстой туган көне. Шул уңайдан 7 сентябрь көнне Яңа Чыршылы авылы китапханәсендә “Безнең Лев Толстой» акциясе үткәрелде. Акция кысаларында китапханә хезмәткәре, укучылар Лев Толстойның әсәрләреннән өзекләр, истәлекләр укыдылар. Укучылар игътибарына шулай ук китаплар күргәзмәсе тәгъдим ителде.