«Туган ягым - Татарстан»
30 нчы август Татарстан Республикасы көне буларак билгеләп үтелә. Китапханәдә шул уңайдан китапханә фондында булган басмалардан торган «Туган ягым - Татарстан» китап күргәзмәсе оештырылды. Бу чарада катнашучы укучыларыбызны бәйрәм килеп чыгу тарихы белөн таныштырдык. Татарстан күп милләтле халык, аларның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Шулай ук укучыларыбызга дәүләт символлары, илебез тарихын чагылдыран Герб, флаг, гимн турында аңлатма бирдек.