"Балачак иленә сәяхәт"
1 июнь - Балаларны яклау көне. Бу якты бәйрәм җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар уйнадык, әкиятләр укыдык. Шулай ук китапханә янында, асфальтта рәсем ясау конкурсы уздырдык. Бу бәйрөмдө барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте, балаларга бик ошады.