Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

«Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян ».

31 май көнне авыл китапхәнәсендә   сәламәтлек сәгате үткәрдек. Китапхәнәдә китап  күргәзмәсе оештырдык «Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян ». Күргәзмәгә тәмәке тартуның кеше организмына тәэсире, сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар, журналлар  куелды. Катнашучыларга тәмәкенең кеше организмына  зыян китерүе турында сөйләдек. Шулай ук  физкультура һәм спортның мөһимлеге  турында фикер алыштык. Ахырда укучыларыбызга буклетлар тараттык.