«Китап белән эш итә белү кагыйдәләре»
24 октябрь көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен «Китап белән эш итә белү кагыйдәләре» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар китапханәдә күпме китап саклануын белделәр. Китапханэче балаларны китапханәдән файдалану кагыйдәләре һәм китаплар белән эш итү белән таныштырды. Китапханә дәресе барышында балалар сораулар бирделәр. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.