«Иң якын кешем»
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне. Әни – җирдә иң якын һәм иң ягымлы кеше. Язның иң җылы һәм ихлас бәйрәме-8 Март! 7 март көнне, бәйрәм алдыннан, Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә «Иң якын кешем» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде һәм балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Халыкара хатын-кызлар көне тарихы турында сөйләде, балалар һәм өлкәннәр әни турында шигырьләр һәм хикәяләр тыңладылар. Әниләр, әбиләр,апалар балалардан җылы теләкләр һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлаулар алдылар.