"Муса Җәлил батырлыгы шигырьләрдә"
15 февраль көнне китапханәдә М. Җәлил истәлегенә багышланган әдәби сәгать уздырылды. Безнең чараның максаты: укучыларда, Ватанны саклаучылар хәтеренә хөрмәт тәрбияләү. Без әле дә аның батырлыгына сокланабыз. Чара башында китапханәче укучыларны-балаларны Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре, хикәяләре укылды, анда кеше җылысы, тормыш сөючәнлеге, игелеклелек сизелә.