«Туган тел , син нинди матур!»
21 февраль-Халыкара туган тел көне. Әлеге чарага «Туган тел , син нинди матур!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балаларны Габдулла Тукайның «И туган тел», «Сабыйга», «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләре, шулай ук «Камыр – батыр», «Салам – Торхан», «Ак Бүре», «Уги кыз», «Гөлчәчәк», «мәкальләр һәм әйтемнәр», «Балалар фольклоры» һ.б. татар халык әкиятләре белән таныштылар, әкиятләр буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.