"Бертуган Гриммнарның әкият дөньясы"
Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә "Бертуган Гриммнарның әкият дөньясы"дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Ике искиткеч кеше – абыйлы-энеле Якоб һәм Вильгельм Гримм балалар өчен әкиятләр язганнар. Китапханәче әдәби сәгатьтә балаларны Якоб һәм Вильгельм Гримм тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, иң яраткан һәм таныш әкиятләрен искә төшерде: «Бременский музыканты», «Белоснежка и семь гномов», «Гензель һәм Гретель», «Рапунцель» һәм башкалар. Бу әкиятләрне безнең илдә дә балалар бик ярата.