"Кышкы әкият"
Яңа ел-тылсымлы бәйрәм! Ул бүләкләр, сюрпризлар һәм теләк һәм өметләр белән якты һәм шау-шулы бәйрәм! 4 январь көнне китапханәдә балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. “ Кышкы әкият” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар әдәби викторинада, конкурста катнаштылар, табышмаклар әйтештеләр. Кыш турында әкиятләр, шигырьләр һәм хикәяләр укыдылар. Балалар китапханәдән яңа ел бүләкләре – баллы бүләкләр алдылар.