" Татарстанның тарихи шәһәрләре - Болгар, Свияжск»
Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә " Татарстанның тарихи шәһәрләре - Болгар, Свияжск» исемле мәдәни сәгать үткәрелде. Чараның максаты балаларны туган якның тарихи үткәненә җәлеп итү, Ватаныбызның тарихи-мәдәни мирасы белән таныштыру. Китапханәче укучыларны Бөек Болгар турында китаплар белән таныштырды, Зөя шәһәр-утравы тарихы турында сөйләде. Чараны уздыруда китапханәче«Изге Болгар», Н.Нәбиуллинның «Җүкәтау-Болгар шәһәре», «Мавыктыргыч Татарстан»дигән китап-фотоальбомын кулланды.