«Җирдәге кояш»
12 ноябрь көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә татар балалар шагыйре Нур Гайсинның тууына 105 ел тулу уңаеннан "Җирдәге кояш" дип исемләнгән күзәтү – әңгәмә үткәрелде. Укучылар танылган язучы һәм драматургның иҗаты һәм биографиясе белән таныштылар.