Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

«Хайваннар дөньясы- китапларда»

4 октябрь көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә Халыкара хайваннарны яклау көненә багышланган «Хайваннар дөньясында» дип исемләнгән экологик әңгәмә үткәрелде. Чара барышында балалар төрле хайваннар дөньясы белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, үзләренең йорт хайваннары турында сөйләделәр,төрле уеннарда катнаштылар. Чара дәвамында  укучылар өчен«Хайваннар дөньясы- китапларда» дигән китап күргәзмәсе эшләде, күргәзмәдә Л.Толстой, Е. Чарушин, в. Бианки, М. Пришвин һәм башка язучыларның китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук китапханәдә хайваннар турында балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Соңыннан барлык укучыларыбызга табигатьне һәм хайваннарны саклау мөһим булуын искә төшердек.