«Бердәм Мәдәният дәресе»
19 сентябрь көнне Яңа Чыршылы башлангыч мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен «Бердәм Мәдәният дәресе» үткәрелде. Китапханәче укучыларга «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты, аны тутыру кагыйдәләре турында аңлатты. Чара барышында укучылар туган якның мәдәни һәм тарихи урыннары буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Чара ахырында барлык катнашучыларга да «Укучының мәдәни көндәлекләре» тапшырылды. Бу акция балаларны да, аларның әти-әниләрен дә шатландырыр дип ышанабыз.