Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

« Китапханә, китап, мин - бергә тугры дуслар»

Китапханә – ул безнең игелекле һәм тугры дусларыбыз-китаплар яши торган йорт. Йорт гади генә түгел, ә тылсымлы. 10 сентябрь көнне китапханәдә мәктәп укучылары өчен « Китапханә, китап, мин - бергә тугры дуслар»дигән китапханә дәресе үткәрелде. Балаларны китапханәче китапханә һәм китаплар белән таныштырды. Китапханәдә укучыларның яраткан китапларыннан «Әкият дөньясына сәяхәт»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук укучыларны каталог буенча яраткан һәм кирәкле китапларны ничек эзләргә өйрәтелде. Безнең чара барысына да ошады, балалар яраткан китаплары артыннан китапханәгә еш килергә вәгъдә иттеләр.