«Терроризм - тынычлыкка куркыныч»
3 сентябрь көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә «Терроризм - тынычлыкка куркыныч» - дип исемләнгән чара уздырылды. Бу чараның максаты-укучыларга кеше гомеренә куркыныч янаучы төрле фаҗигаләр турында искә төшерү, кисәтү һәм саклык чаралары күрергә өйрәтү. Чара барышында укучыларга «Терроризм – угроза миру» дип язылган плакатлар, рәсемнәр күрсәтелде.