Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

«Безнең китапханәдә иң борынгы китап»

21 август көнне Яңа Чыршылы авылы китапханәсе укучылары «Безнең китапханәдә иң борынгы китап» акциясендә катнаштылар. Акция барышында «Китап хәзинәләре» исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде. Китап күргәзмәсендә китапханә фондыннан 1949 нчы, 1960 нчы елларда дөнья күргән китаплар тәкъдим ителде. Чара китапханәче тарафыннан китапның кеше өчен әһәмияте, туганнан бирле безне ничек озата баруы турында сөйләүдән башланды. Укучыларыбыз -  М.Горькийның 1950 елда дөнья күргән дүрт томдагы «Иншалар җыелышы», Н. Г.Чернышевның 1949 елда нәшер ителгән «Рус әдәбияты классиклары турында», 1953 елда нәшер ителгән совет шагыйрьләренең сайланма шигырьләре, И. А. Бунинның 1956 елда нәшер ителгән «Повестьлар һәм хикәяләр», М. Җәлилнең 1956 елда - өлкәннәр өчен нәшер ителгән «Кызыл ромашка» китаплары иң борынгылардан санала.  Балалар өчен1958 елда нәшер ителгән В.Жуковскийның «Радуга – дуга», М. Пришвинның «1960 елда нәшер ителгән “Алтын болын» китаплары белән таныштылар.