Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

«Мин китап белән табигать дөньясын ачам»

10 июль  китапханәдә балалар өчен табигать турында китаплар көне үткәрелде. Балалар өчен «Мин китап белән табигать дөньясын ачам» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда К. Паустовскийның, Б. Житковның, В. Бианкиның, М. Пришвинның, Н.Сладковның һәм башка язучыларның китаплары тәкъдим ителде. Бу язучыларның хикәяләре белән балалар балачактан таныш, алар табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтә. Китаплардан күзәтү тыңлаганнан соң, балалар «Табигать турында нәрсә беләбез? " дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.  Шулай ук чара барышында балалар табигать турында шигырьләр укыдылар. Очрашу барышында олылар өчен рус шагыйрьләренең А. Фет, Ф. Тютчев, А. Пушкин, С. Есенинның рус табигатенең матурлыгы һәм бөеклеге турында шигырьләре яңгырады. Укучылар агачлар, кошлар, кыр чәчәкләре, хайваннар турында табышмаклар чиштеләр. Табигатьтә үзеңне ничек тотарга дигән киңәшләр тыңладылар.