"Начар гадәтләрдән башка тормыш"
14 июнь көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә “ Начар гадәтләрдән башка тормыш» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар сәламәтлекләре өчен аеруча куркыныч булган зарарлы гадәтләр турында искә төшерделәр: тәмәке тарту, алкоголь, наркомания. Яшүсмерләр актив рәвештә сөйләшүгә кушылдылар, тормышта кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тәртибенә зарарлы гадәтләрнең начар йогынты ясавы турында мисаллар китерделәр. Чара ахырында “Сәләмәтлек - байлык “ исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.