Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Туган якның моңлы шагыйре» / шагыйрь Таһир Шәмсуаровның иҗат кичәсе

     12 нче апрель көнне шәһәребезнең Мәдәният сараенда җирле шагыйребез, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Таһир Шәмсуаров үзенең иҗатташ дусларын җыйды. Бәйрәм аның 65 еллык юбилее уңаеннан уздырылды. 
Чарага Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәреннән мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында Татарстан язучылар берлеге рәисе, танылган драматург Данил Салихов, якташ шагыйребез, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рәхим Гәрәй, Татарстанның халык шагыйрәсе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова, галим, язучы, филология фәннәре докторы, якташыбыз Әнвәр Шәрипов, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев, шагыйрә Минзифа Әхмәтшиналар катнашты һәм чыгыш ясады. Әлеге мөхтәрәм затлар шагыйрьнең иҗатына югары бәя бирделәр, яңадан-яңа иҗади үрләр теләделәр. Кичәдә шагыйрьнең дуслары, каләмдәшләре, гаиләсе, укытучылар һәм укучылар катнашты. Юбилей кичәсе шигырьләргә, җыр-биюләргә бай, эчтәлекле булды.