«Нәҗибә Сафина иҗатына сәяхәт»
11-17 март көннәрендә барлык китапханәләрдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы үткәрелә. Бу атналык кысаларында Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 13 март көнне «Нәҗибә Сафина иҗатына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды. Чара барышында 5, 6 нчы сыйныф укучылары аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар,язучының китаплары буенча сәяхәт иттеләр. Китаплары белән таныштылар, әсәрләрен укыдылар.