Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Факил Сафин - балачак илендә»

     Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 8 гыйнвар көнне танылган татар язучысы Факил Сафинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан балалар өчен «Факил Сафин - балачак илендә» дип исемләнгән чара узды. Китапханәче Шәмсуаров Т. Я. балаларга Ф. Сафинның тормыш һәм иҗаты турында сөйләде, «Керпенең шәһәргә баруы», «Кошлар яратучы малай» китапларының эчтәлеге белән таныштырды. Балалар чара барышында язучының шигърият дөньясына чумдылар, сәнгатьле итеп "Татар теле", "Хәерле юл", "Сабантуй" шигырьләрен укыдылар. Балалар өчен аеруча авторның "Яңа ел могҗизасы" әкият- повесте бик ошады.