«Урыныгыз безнең арада»
2 декабрь көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, инвалидлар декадасы рамкаларында мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәрнең өйләренә барып әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итте. Тирән эчтәлекле шигырьләр, моңлы җырлар, гармун моңнары хөрмәтле өлкәннәрнең кәефен күтәрде, киләчәк көннәргә якты өмет уятты. Шулай ук һәр әби-бабайның тормыш һәм хезмәт юлы яктыртылды. Аларга ихлас күңелдән чыккан рәхмәт сүзләре җиткерелде. Әлеге чарадан соң өлкән яшьтәгеләр үзешчән артистларга рәхмәт әйттеләр һәм ешрак килегез дип әйттеләр.