Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Россиянең тынгысыз намусы»

  30 октябрь көнне, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә, Мөэмин-Каратай авылы  китапханәсендә «Россиянең тынгысыз намусы» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Әлеге чараның максаты: мәктәп укучыларында һәм яшьүсмерләрдә патриотик аң, актив гражданлык позициясен формалаштыру. Китапханәче Шәмсуаров Т. Я. сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләү турында  тарихи белешмә бирде, Хәтер көненең Россия тарихындагы фаҗигале сәхифәләре, меңләгән кеше нигезсез репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төзәтү – хезмәт лагерьларына җибәрелгән, сөргенгә сөрелгән кешеләрнең  язмышлары  турында сөйләде. Чараның төп темасы булып массакүләм репрессия корбаннары арасында әдәбиятчыларның һәм иҗат әһелләре хакында мәглүмат бирү булды. Китапханәче шул куркыныч елларда зыян күргән язучылар турында сөйләде. Алар арасында татар язучылары  Х. Туфан, С. Галиев, Ф. Бурнаш, И. Салахов, А. Гыйляҗев Ф. Кәрим һ. б. Бик күп еллар үтсә дә, әлеге авыр чор бервакытта да онытылмый, хәтерләрдә мәңге сакланыр. Чара ахырында Х. Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?», «Иртәләрем аяз иде»,«Илдә ниләр бар икән» шигырьләре укылды.