Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Минем нефтьле туган ягым"

Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 9 сентябрь көнне 6, 7 сыйныф укучылары өчен Ромашкино нефтенә 70 ел һәм Шөгер нефтенең 75 еллыгына багышланган «Минем нефтьле туган ягым" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга татар нефтенең барлыкка килү тарихы, юбилей даталары турында сөйләде. Балалар нефть турындагы китаплар белән таныштылар һәм «Барысы да нефть турында» дигән  викторинада актив катнаштылар. Чара барышында төбәгебез язучылары - М. Садовинның, А. Володин, Т. Шәмсуаровның нефть темасына багышланган шигырьләре укылды.