“Уч төбендә китап” Халыкара акциясе
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе 30 август көнне Самара шәһәре китапханәләр челтәре тарафыннан уздырылучы “Уч төбендә китап” Халыкара акциясенә кушылды. Китапханәгә 5-7 яшьтәге балалар чакырылган иде. Китапханәче балаларны рус язучылары – В.Сутеев, А. Усачёв, Г.Остер иҗатлары белән таныштырды һәм аларга Андрей Усачевның «Лучшие стихи», Григорий Остерның «Вредные советы», В.Сутеевның берсеннән-берсе кызыклы "Под грибом", «Азбука хорошего поведения» кебек китапларыннан өзекләр укыды. Шулай ук балалар өчен «Книжка на ладошке» логотипы астында әзерләнгән күргәзмә дә зур кызыксыну уятты.