Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Хәтер шәме” акциясе

     21 июньдә кичке сәгать 21:00 дә Мөэмин-Каратай авылы һәйкәл каршында 22 июньгә багышланган “Хәтер шәме”  акциясе уздырылды. Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чара Ватаныбызга  1941 елны алып килгән сугыш афәте, сугыш башланган көн буларак истә саклана. Һәм 1941-1945 елгы яуда 30 миллион кеше һәлак булды. Безгә моны онытырга ярамый. Җир йөзендә, башка бер генә илдә, дәүләттә дә канлы күз яшьләре таммасын. Шәмнәр яктысында узган акция хәтерләрне барларга чакырды. Китапханәче, шагыйрь Таһир Шәмсуаров үзенең “Егерме икенче июнь” шигырен сөйләде. Акция бер минут тынлык белән тәмамланды.