Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Балалар безнең киләчәгебез»

     Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, 2 июнь көнне китапханә янындагы спорт мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышлап  “Балалар безнең киләчәгебез” исемле уен программасы үткәрелде.

     Әлеге датаны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең максаты – беренче чиратта, өлкәннәргә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшерү, балаларыбыз бу көнне генә түгел, ә ел әйләнәсе кайгыртуга һәм игътибарга лаек икәнлеген ассызыклау. Бу көнне балалар өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Кызыклы чарага мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар килде. Балалар, яшь группаларына бүленеп, төрле спорт уеннарында теләп катнаштылар. Аерым алганда аркан тарту, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, пионербол, капкага туп кертү, сәнгатьле итеп китап уку ярышлары балаларга  бик ошады, бу үзенә күрә милли бәйрәм сабантуйга әзерлек тә иде. Бәйрәм ахырында төрле ярышларда җиңүчеләргә призлар, бүләкләр тапшырылды.  Чара балаларга җәй бена җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итте. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!