Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Очрашырбыз әле җырларда»

14 май көнне Татарстан язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубында танылган якташ шагыйребез,Татарстан Дәүләт гимны сүзләр авторы Рамазан Байтимеровның 95 яшьлек юбилеена багышланган искә алу кичәсеузды.  Әлегеәдәби-музыкаль тамашаны Татарстан язучылар берлеге һәм танылган шагыйрьнең кызы Гөлшат оештырды.

     Р. Байтимеровның  тормыш һәм иҗат юлы белән Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов таныштырды.  Шулай ук әдипнең иҗаты хакында танылган галимнәр Фуат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин, Татарстанның халык җырчылары Зөһрә Сахабиева, Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның һәм Россиянең  атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин һәм өметле яшь җырчы Рөстәм Гыйльфанов катнашты. Әлеге кичәдә китапханәче һәм шагыйрь Таһир Шәмсуаров сәнгатьле итеп Р. Байтимеровның   шигырьләрен сөйләде.  Әлеге кичәдән тамашачы  күтәренке  кәеф белән таралышты.