«Җиңү өчен!»
Җиңү көне якынлашкан көннәрдә 6 май көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Шәмсуаров Т.Я. 5-9 сыйныф укучылары катнашында «Җиңү өчен!» дип аталган, балаларның яраткан спорт төре – футбол турниры уздырды. Бу турнир Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде. Уен башында укучылар ике командага бүленделәр һәм һәр командага исем бирелде. Катнашучылар үзләрен чын футболист итеп таныттылар. Уен 2:2 хисабы белән тәмамланды, дуслык җиңде!Уен ахырында исә укучылар “Барысы да футбол турында” дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Ике команданың да яшь футболчылары әлеге спорт төреннән бик канәгать калдылар.