Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Сталинград батырлыгы»

    2 нче февраль - 80 ел элек Сталинград сугышында Советлар Союзының жиңүе белән тәмамланган истәлекле көн.    Шул уңайдан Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә «Сталинград батырлыгы» дип исемләнгән чара узды.

    Китапханәче укучыларга    Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләренең берсе булган Сталинград сугышы турында сөйләде.

     Балалар Сталинград өчен көрәшнең 200 көн һәм төн дәвам итүен белделәр.

     Шулай ук бу көнне "200 минут уку: Сталинградка багышлана" VI Бөтенроссия акциясе узды. Китапханәнең яшь укучылары Сталинград сугышы, тарихи фактлар турында китаплар белән таныштылар, ул чорның куркыныч вакыйгалары истәлегенә куелган һәйкәлләр турында белделәр. Чара барышында балалар В. Некрасовның «Сталинград окопларында», К. М. Симоновның «Исәннәр һәм  үлеләр» әсәрләреннән өзекләр, М. К. Агашинаның сугышка багышланган шигырьләрен укыдылар.