Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Җан авазы»

     6 гыйнварда якташыбыз, танылган шагыйрь Рәшит Шиһапның тууына 85 ел тула. Шул уңайдан Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә шагыйрьнең иҗатына багышланган "Җан авазы" исемле шигъри кунакханә узды.

      Танылган шагыйрь Рәшит Шиһап Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсен җитәкләгән шәхес тә. Шулай ук безнең Лениногорск халык театрына нигез салучы да. Аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Лениногорск театрына дәрәҗәле татар халык театры исеме бирелде. Бүгенге көндә дә әлеге танылган театр сәхнәгә берсеннән - берсе тамашачы күңеленә хуш килгән әсәрләр сәхнәләштерүне дәвам итә. Казан сәхнәләрендә дә уңышлы чыгыш ясый.

     Чара барышында китапханәче яшьләрне Рәшит Шиһапның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, катнашучылар шигырьләрен укыдылар.