Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Яңа елны көтеп алабыз»

 

   31 декабрьдә Мөэмин-Каратай мәдәният йортында без көтеп алган Яңа ел тамашасы узды. Әлеге тамаша әкияти, театраль күренеш рәвешендә барды. Без кабат бәйрәмне бизәүче гүзәл чыршы, аны балкытып торучы төрле төстәге утлар җемелдәве, төрле күчтәнәчләр тулы капчыгын иңенә салган Кыш бабай, аның актан киенгән пакъ күңелле Кар кызы, урмандагы җәнлекләр белән очраштык.

   Авылда яшәүчеләр барыбер моңга, җырга, нәфис сүзгә, биюгә битараф түгел икәнлекне тойдык без.

   Аерым күңелгә үтеп кергән моңлы җырлар, уч төпләрен кызарганчы кул чаптырган дәртле биюләр, уен-көлке, татарны татар иткән гармун моңнары, мавыктыргыч сәхнә күренешләре, Кыш бабай белән Кар кызының балаларга күчтәнәч таратуы күңелле бер манзара рәвешендә ел буена хәтердә сакланачак!